"Сабантуй" почтасыннан: Нәүрүзне элек татарлар да бәйрәм иткән!


Нәүрүз-Урта Азия, Иран, Әфганстаннан һәм башка кайбер башка илләрдә бик борынгыдан килгән Яңа елны каршы алу бәйрәме. Борынгы Иранлы һәм төрки халыкларның инануларына бәйле чара, язгы көн-төн тигезлеге чорына, ягъни 19-22 мартка туры килә.
Әлеге бәйрәмне элек-электән безнең татар халкы да бәйрәм иткән. Ул-кышны озату, язны каршы алу чарасы буларак билгеләп үтелгән. Бу хакта 87 нче балалар бакчабызга Нәүрүз бәйрәменә чакырылган мөхтәрәм кунакларыбыз - әби-бабаларыбыз да искә алдылар. Татар(ана) теленә өйрәтү тәрбиячеләре-Гатауллина Г.Р., Садыкова Л.Ш. һәм музыка җитәкчесе Хәсәнова А.Р тарафыннан оештырылган әлеге чарада балалар җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр, ярышларда көч сынаштылар.

Халкыбызның борын-борыннан яратылып уйналган “Түбәтәй”, “Кәрия-Зәкәрия”, “Йөзек салыш” уеннарын балалар да үз иттеләр. Ә әлеге уеннарда әби-бабай, Дәү әти-Дәү әниләрнең дә катнашуы бәйрәмебезне тагын да җанландырды. Күңелле чарабызның икенче өлеше табын артында дәвам итте.
Балалар өлкән буын әби-бабаларының кызыклы хәтирәләрен тыңладылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, милли ризыклардан авыз иттеләр. Әлеге бәйрәм балаларга халык авыз иҗаты, халкыбызның гореф-гадәтләре, милли уеннары турында белемнәрен тагын да арттырырга, камилләштерергә мөмкинлек бирде.

Гөлнара Гатауллина,
Яңа Савин районы 87нче номерлы балалар бакчасының татар (ана) теленә өйрәтү тәрбиячесе.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Марий Эл республикасының Бәрәңге районына сәяхәт Кунакта булдык
-
"Сабантуй"ны укып өйрәнәбез #мәктәпяңалыклары