"Сабантуй" почтасыннан: Роберт Миңнуллин белән кызыклы очрашу

“Кызыклы вакыйгалар” балаларны яклау Хәйрия фонды (Благотворительный фонд поддержки детей «Счастливые истории») Татарстанның халык шагыйре, Муса Җәлил исемендәге премия иясе, Абдулла Алиш исемендәге премия иясе, Г.Х.Андерсен исемендәге Почетлы диплом иясе, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Роберт Мөгаллим улы Миңнуллинның иҗатына багышланган иң яхшы эссе/сочинение конкурсы уздырды. Безнең Вәрәшбаш мәктәбеннән анда укучылар үз эшләре белән катнашып, ике укучы призлы урыннар яулады.

17нче гыйнвар көнне “Кызыклы вакыйгалар” балаларны яклау Хәйрия фонды ярдәме белән Роберт абый Миңнуллин безнең мәктәбебезгә очрашуга килде. Алар укучыларыбыз Мөэминова Гөлинәгә, Абдуллин Рөстәмгә җиңүче Дипломы, укучыларны әзерләүче укытучылар Миләүшә Хәсәнова һәм Чулпан Мөэминоваларга Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Очрашу чарасында бакча һәм мәктәп балалары шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр, аның көйгә салынган җырларын башкардылар.
Бәйрәм чарасында Мөслимебездә яшәп иҗат итүче Мөҗәһит абый Әхмәтҗәнов белән Фоат абый Садриев та катнашты. Алар да шагыйрь турында бик матур истәлекләр сөйләделәр, шагыйрьнең чып-чын гап-гади кеше икәнен исбатладылар. Район үзәк китапханәсе Роберт абый Миңнуллинга Мөслимебез турында чыккан истәлекле китап тапшырды. Район татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмә җитәкчесе, милли мәгариф буенча методист Нурания Әзгәмовна да Роберт Миңнуллинга матур теләкләрен җиткерде.
Очрашу һәркемнең күңелендә җылы хәтирәләр генә калдырды. Арабызда мондый кешенең булуы зур дәрәҗә, халык шагыйре белән күзгә күз очрашып, сөйләшеп тору бәхете һәркемгә дә тәтеми. Шуңа күрә без моның белән горурланабыз. Шагыйрь белән киләсе очрашуларны көтәбез.

Миләүшә Хәсәнова,
Мөслим районы Вәрәшбаш башлангыч мәктәбе укытучысы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек.
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.