"Сабантуй" почтасыннан. Укучыларыбыз иҗаты - Сәйдәш Гадеев

Бүген без Казанда яшәүче Сәйдәш Гадеев шигырьләрен тәкъдим итәбез. Кечкенә генә булса да, Сәйдәш инде "күптәннән шигырьләр язам" ди. Аңа бу шөгыле бик ошый икән. "Әнием өйрәтте!", - ди ул. Әнисе дә буш вакытларында шигъри юллар тезәргә ярата икән.

***
Укыйм өченче сыйныфта,
Тырышып белем алам.
Кирәк икән - җырлап бирәм,
Курайда уйный алам.
Шахмат түгәрәгенә дә,
Йөрергә вакыт табам.
Шигырем Сезгэ ошар дип
Мин өметләнеп калам.
Гаиләм минем зур түгел,
Гади генә, кечкенә.
Әни, абый һәм мин үзем,
Була бары өч кенә.
Абыем укый мәктәпнең
Бишенче сыйныфында.
Үскәч футболист булам дип,
Хыяллана көн-төн дә.
Әнием эшли кибеттә,
Бик зур гипермаркетта.
Ярата шигырь язарга,
Буш вакыты булганда.
Мине инде белэсездер,
Сәйдәш Гадеев булам.
Ярышларда катнашырга
Ел да шушында киләм.
Сәйдәш Гадеев, Казан

***
Укыйм өченче сыйныфта,
Тырышып белем алам.
Кирәк икән - җырлап бирәм,
Курайда уйный алам.
Шахмат түгәрәгенә дә,
Йөрергә вакыт табам.
Шигырем Сезгэ ошар дип
Мин өметләнеп калам.
Гаиләм минем зур түгел,
Гади генә, кечкенә.
Әни, абый һәм мин үзем,
Була бары өч кенә.
Абыем укый мәктәпнең
Бишенче сыйныфында.
Үскәч футболист булам дип,
Хыяллана көн-төн дә.
Әнием эшли кибеттә,
Бик зур гипермаркетта.
Ярата шигырь язарга,
Буш вакыты булганда.
Мине инде белэсездер,
Сәйдәш Гадеев булам.
Ярышларда катнашырга
Ел да шушында киләм.
Сәйдәш Гадеев, Казан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Әнкәм теле – туган телем «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.