Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Сагындым авылымны

Гатауллин Булат Илнур улы шигыре

Сагындым туган авылымның
Җиләкле аланнарын,
Аланнарын чорнап алган 
Кып-кызыл баланнарын.

Сагындырды алсу таңда,
Сандугачкай сайравы.
Әтиемнең болыннарда 
Җәен чалгы кайравы

Сагындырды чишмә суы,
Камышлы күл буйлары.
Исләремнән чыкмас һич тә
Җәйге сабан туйлары.

Сагындым туган ягымнан,
Кайтмас китмәмен төсле.
Туган ягым булгангамы,
Рухым да минем көчле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев