Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Шундый матур!

Кул эше

Мин – табигать баласы. Кечкенәдән рәсемнәр һәм төрле эшләнмәләр ясарга яратам. Кул эшләремдә табигатьне чагылдырам. Чәчәкләр, үләннәр, яшеллек... Кыскасы, санап бетерә алмаслык гүзәллек! Шушы матурлыкны пыяла кисәкләреннән картинага төшерәм. Саба районындагы «Мозаика сәнгате» түгәрәгенә дә яратып йөрим. Җитәкчебез Алсу апа Шаһвәлиева пыяла кисәкләреннән чын матурлык тудырырга – картиналар, сувенирлар ясарга өйрәтә. Бу эштә тырышлык, сабырлык кирәк. Үз эшләнмәләрем белән еш кына күргәзмәләрдә катнашам. Казан шәһәренең «Яшәү сәнгате» үзәгендә оештырылган күргәзмәдә булдым. Үз кулларың белән, күңел җылыңны биреп башкарылган эш шундый матур бит ул!

 

Зәлинә Байтурина, 

 Байлар Сабасының Сәләтле балалар мәктәбе укучысы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев