Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Шәвәлигә хат

Сәлам, Шәвәли дускай! Сиңа үземнең уңышларым турында хат язарга булдым әле.

Сәлам, Шәвәли дускай! Сиңа үземнең уңышларым турында хат язарга булдым әле. Минем исемем Инсаф. Арча районы Түбән Аты мәктәбенең алтынчы сыйныфында укыйм. Безнең сыйныфта биш кеше. Бик күңелле яшибез: укыйбыз да, түгәрәкләргә дә йөрибез, төрле бәйгеләрдә дә катнашабыз, “Сабантуй” журналын укырга да өлгерәбез. 

Шәвәли, сиңа быелгы уңышларым турында сөйлисе идем бит әле...

2020 нче ел минем өчен уңышлы булды. Октябрь аенда "Җәлил укулары” әдәби бәйгесенең муниципаль этабында катнашып, беренче урын алдым һәм зона этабына чыктым. Муса Җәлилнең “Себерке әкиятен” яттан сөйләгән идем. Сәнгатьле сөйләм буенча бәйгеләрдә теләп катнашам, бәйрәмнәрдә мәктәп һәм клуб сәхнәләрендә дә чыгыш ясыйм. ”Татар сүзе”нә дә видеоязма җибәрдек әле.

“Арча хәбәрләре”ндә минем “Матур яңалыклар” дигән мәкаләм басылып чыкты. Аны әти-әниләрем дә, классташларым да, укытучыларым да кызыксынып укыдылар.

Хәтерлисеңме, “Сабантуй”ның апрель санында “Сугышчан эт” дип исемләнгән мәкаләм басылган иде. Анда мин Бөек Ватан сугышында катнашкан ерак бабам турында язган идем. Минем һәм сыйныфташларымның башка язмаларын “Сабантуй” сайтыннан укып та шатландык.

Безнең мәктәптә Ленар абый туризм түгәрәге алып бара. Бу түгәрәккә йөрүчеләр команда булып районкүләм бәйгедә катнаштык та өченче урынны яуладык. Мактанырлык зур өлешем кермәсә дә, һич калышып тормадым. Бу бәйгедә күп нәрсәгә өйрәнеп, күреп кайттым. Әле мин башлангыч сыйныфлардан ук көрәш түгәрәгенә дә йөрим. 4 нче сыйныфта укыганда икенче урын алганга бирелгән бүләкне әле дә кадерләп саклыйм.

Хәзерге вакытта тырышып контроль эшләр эшлибез, Яңа елга әзерләнәбез.

Мин хатымны тәмамлыйм, Шәвәли дустым! Сине дә Яңа ел белән котлыйм. Барыбызга нык сәламәтлек, зур уңышлар алып килсен Яңа ел!

Инсаф Шәмсетдинов

Арча районы Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев