Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Шигырьләр

Кайбыч районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү мәктәбенең «Көмеш каләм» түгәрәге әгъзалары иҗаты.

Туган телем

Бәхетле мин: туган телем –

Татар теле булганга.

Бәхетле мин: туган илем –

Татарстан булганга.

Туган телем, газиз җирем –

Барысы да бар минем.

Кадерле татар теленә,

Хөрмәтем дә зур минем.

Кайгыда да, шатлыкта да

Тел елата, юата.

Ачысын да, төчесен дә,

Матур уйлар уйлата.

Рәхмәт сиңа, татар теле!

Үстерәсең күңелне!

Дөньялар нинди булса да,

Тик югалтмам мин сине!

Закирова Айзилә

Әдәбият дәресендә

Энҗе янымда утыра

Мин аңа карап торам.

Ул укымаган әсәрне,

Үземчә, аңлатып утырам.

Укытучы апа күреп алды,

Аңлатты күп нәрсәне.

Икенче көнне Энҗе

Сөйләде бөтен әсәрне.

Дусларым, сезгә әйтәм,

Укымыйча йөрмәгез!

Дәресләрдә безнең кебек,

Хәлгә кала күрмәгез!

Хәмзина Җәннәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев