Шигырьләр
Казан шәһәре Габдулла Тукай исемендәге 1 нче гимназия укучыларының иҗат эшләре.
Тукайлы балачагым
Өйрәтәләр кечкенәдән
Туган телдә сөйләргә.
Тукай телендә сөйләшеп,
Туган илдә яшәргә.
Кечкенәдән кызыктырды
Әбиемнең сандыгы.
Булды иң куркытканы-
Шүрәлененең кытыгы.
Бик кызгандык Су анасын
Карак малай талагач.
Үзебезгә сабак алдык
Тукай шигырен укыгач.
Яңа бистә урамында
Тукай үзе йөргән бит.
Ни горурлык:шул ук эздән
Атлыйбыз без дә иртән.
Гимназия диварында
Шагыйрь көтә һәр көнне.
Тукай белән туган телдә
Башлыйбыз яңа көнне!
Чулпан Сәгъдиева, 4 сыйныф укучысы
Һәйкәл янында уйланулар
Һәйкәл, сүнмәс учак,
Уеп-уеп язган исемнәр.
Яу кырында җанын биргән
Баһадирлар, ирләр, әтиләр.
«Ватан» диеп алга атлаганнар,
«Ватан» диеп яуга кергәннәр.
Әти-әни, сөеклесен саклап,
Сугыш учагында йөргәннәр.
- Әй, син солдат: абый, әти, бабай!
Батырлыклар юкка булмаган.
Тыныч дөнья, аяз күк йөзенә
«Рәхмәт» әйтәм безнең буыннан.
Вакыт уза, буын арты буын
Артта калды сугыш еллары.
Алар һаман сакта тора сыман,
Яшәсен дип, ул һәм кызлары.
Гайнуллин Илмаз, 7 сыйныф укучысы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев