Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Тәҗрибә туплыйбыз!

Казанның 33 нче гимназиясендә Республика укытучылары өчен оештырылган семинарда катнаштык.

2008 нче елда ачылганда, гимназиягә «Шатлык» дип исем биргәннәр. Чыннан да, һәр сыйныйфта шатлык, бәйрәм хисе кертелгән. Гади агач ботакларын да ясалма чәчәкләр белән зәвыклы итеп бизәп куйганнар. Һәр сыйныф бүлмәсендә берничә төрле такта. Аларның һәрберсе балаларның иҗат җимешләре белән тулы.

Тагын сөендергәне, һәр укучыда Дәүләт флагы төсләрен алган галстуклар, ә кызларның чәч толымнарын яшел төстәге тасмалы заколкалар бизи.

Дәресләрдә укытучылар бик күп төрле эш алымнарын кулланып укыталар. Дәресләрдә эшлекле, җылы мөнәсәбәт хөкем сөрә.

Ә бер сыйныфны «Что, где,когда» студиясе итеп ясаганнар. Шундый ук түгәрәк өстәл, уен символы – Бәллүр Ябалак, җиңүче кубогы. Ә җиңелүче командага Бәллүр Тычкан тапшыралар икән монда. Укучыларның уенын күзәткәч, укытучылар да үз интеллектларын сынап карадылар. Кара тартмага яшеренгән сорауга барыбер дөрес җавап бирделәр.

Шатлык рухы белән актлар залына кердек. Анда укучылар башкаруында «Авыл эте Акбай» спектакленнән өзек күрсәттеләр. Кызганыч, өзек кенә. Укучылар шул дәрәҗәдә оста уйнадылар, әйтерсең театр училищесы студентлары диярсең үзләрен. Ә аларны шул югарылыкта уйнарга өйрәтүче абыйлары – Камал театрының атказанган артисты Ирек Кашапов. Ул укытучыларга сулышны, тавышны дөрес кую серләренә өйрәтеп алды. Тере тавышка әниләргә багышлап җырлап та алды.

Бу гимназия бүген безгә чын бәйрәм күрсәтте. Безнең күңелебезгә соклану, җылы хисләр өләште. Чакыручы җитәкчеләргә, оештыручы педагогларга, зур шатлыкларыбыз- укучыларга эчкерсез рәхмәтләребезне җиткерәбез!

Ләйсән Мәннаф кызы Димиева, Казан шәһәре 22 нче мәктәп укытучысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев