Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Әтием – горурлыгым!

Балтач районыннан шигъри күчтәнәч

Иңнәремдә мин һәрвакыт

Тоям әти кулларын.

Тик син булганда, әтием,

Тыныч барыр юлларым.

 

Эшчән, сабыр булган өчен,

Сине һәркем ярата.

Күк йөзе дә һәркөн аяз

Син янда булган чакта.

 

Тимер атың – КамАЗыңны

Һәр иртә «йөгәнлисең».

Кемгә печән, кемгә салам

Шундук илтеп бирәсең.

 

Урам коесын тәртипләп,

Гел чистартып торасың.

Кылган изгелекләреңнән

Үзеңә тәм табасың.

 

Әби-бабайны хөрмәтләп,

Төп нигезне саклыйсың.

Безне, абыйны, әнине

Җил-давылдан яклыйсың.

 

Авылдашлар да хөрмәтләп,

Сиңа олылап дәшә.

Гел шундый сөйкемле булып,

Әтиебез, мең яшә.

Кайгы-хәсрәтсез тормышта

Безнең белән янәшә!

Диләрә Галиуллина,

Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев