Әтиләр - безнең терәк, алар безгә бик кирәк!

Арча районы Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе каршында Әтиләр Советы уңышлы гына эшләп килә. Анда иң актив 5 әти кеше сайлап куелган. Әтиләребез мәктәп тормышы белән даими кызыксынып, ярдәм итеп торалар: һәрчак аларның ярдәмен тоеп яшибез.

Советның рәисе Гаязов Наил Илдар улы - һәр эштә башлап йөрүче. Безнең өчен үрнәк Наил абый МВДда кинолог булып хезмәт куя. Бик җаваплы эштә эшләсә дә, мәктәпкә ярдәм кулы сузарга вакытын да, җаен да таба, башка әтиләр белән дә уртак тел табып, аларны туплый белә.
Мәктәбебездәге 44 укучының 24е - малайлар (!), 20се - кыз балалар. Егетләребезнең булдыклы, тәртипле булып үсүләрендә әтиләрнең, укытучы абыйларның шәхси үрнәге, һичшиксез, зур әһәмияткә ия.
12 кешедән торган укытучылар коллективында 6 укытучыбыз ир-егетләр (!). Алар арасында иң өлкән укытучы - Данис Мәхмүт улы безгә әтиебез кебек якын булса, иң яшь абыебыз Ленар Яхъя улы безгә якын дустыбыз кебек. Ул безне волейбол, футбол уйнау серләренә төшендерә, туризм түгәрәге алып бара. Үзе дә ике бала әтисе булган Илнур Наил улының оста итеп теннис уйнавын күргәч, мәктәпнең барлык малайларына да “теннис җене” кагылды. Үзе таләпчән, үзе шаян Рәдис Наил улы да безгә һәрьяклап үрнәк. Яраткан укытучыларыбыз Фәнил абый, Булат абыйны да бик хөрмәт итәбез.
Арча спорт мәктәбеннән килеп, көрәш түгәрәге алып баручы Таһир абый Лотфуллин турында бик күп сөйләп булыр иде. Нинди яшьтә булуга карамастан (1нче сыйныфмы яки 9нчы сыйныфмы), һәр малай белән уртак тел таба белүче бу абыйны барыбыз да үз итәбез: чын ир-атлар нинди булырга тиешлеген сүздә генә түгел, аның мисалында да ачык күреп була.
Мәктәптә җылы, тыныч булсын дип һәр көнне кайгыртучы Равил, Альберт, Зөлфәт абыйларга да без бик рәхмәтле. Чаңгының каешы ычкынса, куртканың замогы көйсезләнеп куйса, башка көтелмәгән авырлыклар очрап куйса да бу абыйлар безгә үз балаларыдай карыйлар, ярдәм кулы сузарга әзер торалар.
Кадерле әтиләребезне, мәктәбебездәге барлык ир-егетләрне, әбием әйтмешли, “алтын баганаларны” узып киткән зур бәйрәм белән тәбрик итәм. Аларга нык сәламәтлек, гаиләләрендә дә, мәктәптә дә һәрчак хөрмәткә лаек кешеләр булып яшәүләрен телим.
Дәниф Хәмидуллин,
Арча районы Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы.
P.S. "Сабантуй" журналында хезмәт куйган барлык ир-егетләрне бәйрәм белән тәбрик итәбез. Эшегездә уңышлар, сәламәтлек телибез. Изге теләкләр белән, Түбән Аты мәктәбе коллективы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
«Балачак бәйрәме»нә чакырабыз 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә «Туган авылым» комплексында «Балачак бәйрәме» чарасы үтәчәк!
-
Түбән Камада «Дуслык күпере» 19 май – Татарстанда матбугат көне уңаеннан, Түбән Каманың 38 нче балалар китапханәсе «Дуслык күпере» дип исемләнгән бәйрәм оештырды. «Сабантуй» һәм «Салават күпере» балалар журналларыннан редакция хезмәткәрләре дә әлеге чарага чакырылган иде. Очрашу «Апуш» үзәк балалар китапханәсендә үткәрелде.