Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Тукай оныклары

Шигырь

Минем өчен бөек Тукай

Әкият, шигырь остасы.

Кәкре борын Шүрәлесе,

Көтеп тора Су анасы.

Алар белән бергәләшеп

Өйрәнәбез  телебезне.

Кайчан үлән бирерләр дип

Көтеп тора  Кәҗә безне.

«Туган тел»ле,  татар телле

Һәрбер татар баласы.

Бишектә үк өйрәнә ул,

Гүя Тукай баласы.

 Гайнуллин Әмир, Казан,  Г. Тукай исемендәге 1 нче гимназия, 3а сыйныфы.

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев