Яңа ел күңелле үтте

28нче декабрь көнне Әлмәт районының Кама-Исмәгыйль мәктәбендә бик матур бәйрәм булды. Аны безгә Бишмунча авылы Мәдәният йорты хезмәткәрләре бүләк итте. Эчтәлекле, кызыклы тамаша укучыларның чыгышлары белән үрелеп барды. Шундый бәйрәм оештырулары өчен Бишмунча авылы Мәдәният йорты хезмәткәрләренә, авыл мәчетенә мәктәп коллективы, ата-аналар исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез. Барыгызга да исәнлек-саулык, иҗади уңышлар телибез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары,  татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.
    125
    0
    0
  • Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
    365
    0
    1