Яңа ел килә

Яр Чаллы шәһәренең 41 нче мәктәбе укучылары иҗаты
Яңа ел килә
Куян елы аяк баса,
Безгә ни алып килә?
Ел буе әгәр тырышсаң,
Шатлык һәм бәхет бирә.
Куян елы безгә килә,
Тиздән Яңа ел җитә!
Һәркем бәхет өмет итә,
Нәниләр бүләк көтә.
Яңа ел тыныч килсен,
Һәр өйгә шатлык керсен!
Яхшы хәбәрләр иңсен,
Шатлыктан күзләр көлсен!
Алинә Рафикова, 8 нче сыйныф укучысы, “Ак каурый” әдәби түгәрәге әгъзасы
Кышны яратам
Бүген буран әй дулады,
Акка күмде бар дөньяны.
Көчкә өйгә кайтып җиттем,
Һай чеметте бит-кулларны!
Яратам мин кыш айларын,
Ябалактай кар яуганын.
Кояш нурларында биеп,
Җем-җем кар ялтыраганын.
Уеннары да күңелле,
Бәйрәмчәдер һәрбер көне.
Бураныннан һич курыкмыйм,
Киям җылы киемемне!
Камил Мулләхмәтов, 5 нче сыйныф укучысы, “Ак каурый” әдәби түгәрәге әгъзасы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.