Сабантуй почтасы
Ямьле көз
Көз – моңсу, диләр...
Көз – моңсу, диләр,
Ә миңа – ямьле.
Алай гына түгел,
Хәтта күңелле.
Алтын нәкышлар
Бизи күңелне.
Кошлар китсә дә,
Җилләр иссә дә,
Уфтанмыйм бер дә.
Ашкынам мәктәпкә,
Дусларым мине көтә.
Күңелләр җилкенә.
Көз – ямансу, диләр,
Юк, каршы киләмен.
Яфраклар биюен
Бик матур күрәмен.
Шуларга кушылып,
Вальс та биимен.
Көз – ямьле диямен!
Алинә Хәбибуллина,
Яр Чаллы шәһәре 41 нче мәктәбенең 6 «Г» сыйныфы укучысы, “Ак каурый” әдәби түгәрәге әгъзасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев