Җәйге хисләр

Мин яратам җәйне, җәен
Укыйсы булмаганга.
һәр иртә торып, мәктәпкә
Барасы булмаганга.
Мин яратам җәйне, җәен
Ишеп кар яумаганга.
Яңгырлы, усал салкыннар
Кәефне бозмаганга.
Мин яратам җәйне, җәен
Җиләк-җимеш пешкәнгә.
Бакчадагы алма-чия,
Кызып, җиргә төшкәнгә.
Мин яратам җәйне, җәен
Кыр чәчкәгә тулганга.
Кояшлы комлык, күлләрдә
Шау-шу, чыр-чу булганга.
Тик…
Мин яратмыйм җәйне, җәен
Чебен-черки оча бит.
Колак төбендә бызылдап,
Тынычлыкны боза бит.
Мин яратмыйм җәйне, җәен
Чүп утарга кирәк бит.
Түтәлләргә су сибәсе –
Явым-төшем сирәк бик.
Яратам да, яратмыйм да
Җәйнең озын айларын.
Уйнавы рәхәт булса да,
Эшен кая куясың?!
Көтәм дә, көтмим дә кебек
Җәйге каникулларны.
Бер карасаң, бик күңелле
Мәктәптә укулары.
Мәктәптә дусларың белән
Дәрестә буласың да,
Өйгә кайткач, ашап-эчеп,
Ял итеп аласың да,
Өй эшләрен тиз-тиз эшләп,
Букчаны тутырасың,
Юынып, чәчеңне тарап,
Ял итәргә ятасың.
Кабаттан яңа көн туа
Өмет һәм шатлык өстәп.
Бишле алырга мәктәпкә
Китәсең, бәхет эстәп.
Уку ялыктырган чакта
Көтәм җәйге көннәрне.
Бәрәңге китмәнләгәндә,
Сагынам дәресләрне.
Менә шундый бик сәер хәл:
Кышын мин җәйне көтәм,
Ә җәен кышны сагынам.
Мин генә шундый микән?
Мәдинә Сөнгатуллина,
Мамадыш шәһәре, К.Ә.Вәлиев исемендәге 2 нче санлы лицей укучысы
Фото https://ru.freepik.com/ сайтыннан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Туган телем кадере «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Әнкәм теле – туган телем «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.