Җәйләрне көткәндә

Җәйләрне көткәндә
Җәйләрне көткәндә
Максатлар да көчле.
Барсын да тормышка
Ашырырмын төсле.
Авылга әбигә,
Диңгезгә дә бару –
Исемлек башында!
Бетсен тизрәк уку!
Җәйләрне көткәндә,
Хыялга чумабыз.
Үтә дә китә җәй,
Күрми дә калабыз!
Риана Асылгәрәева,
Яр Чаллының 41 нче мәктәбенең 6 нчы “Е” сыйныфы укучысы, “Ак каурый” әдәби түгәрәге әгъзасы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
-
Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар.
-
Кем нәрсә ярата? Кызлар иҗади һөнәрләрне үз итә, ә малайларга IT һәм спорт якын. Күптән түгел мәктәп укучылары арасында «Профилум» оешмасы уздырган сораштыру шуны күрсәткән.