Логотип Журнал Сабантуй
Сабантуй почтасы

Журнал сере

Яшәгән ди, булган ди, Кәрим исемле кечкенә малай. Ул яңа нәрсә укырга һәм белергә бик яраткан. Бервакыт Кәримне китапханә җыештырырга сорыйлар. Ул җыештырырга теләмичә генә бара. Иске китап өемнәре арасында бик иске һәм таушалган журнал таба.

Журналның исемен укырга мөмкин  булмый, чөнки журнал бик нык таушалган була. Журналда мәкаләләр укыган саен җанланып киткәндәй була. Журналны укып бетергәч, Кәрим журналның башка номерлары да барлыгын аңлый. Һәм номерларын эзли башлый. Башта ул үз шәһәрендәге барлык китапханәләрне йөреп чыга һәм журналның тагын 11 номерын таба. Аларны укып чыккач, Кәрим үзен күпкә акыллырак хис итә һәм кинәт бу дөньяны башкача күрә башлавын аңлый. Элек аңламаган әйберләр аның өчен гади һәм аңлаешлы булып тоела башлый. Ничек кенә булмасын, ул журналның калган барлык номерларын эзләп табарга кирәк икәнлеген аңлый.

Көннәр, төннәр буе журналның номерларын эзли, үз иленең барлык шәһәрләрен, барлык китапханәләрне һәм борынгы кибетләрне йөреп чыга, 1000 номерыннан артык журнал таба. Аларны саклау өчен Кәрим  аерым бүлмә төзи. Бу журналлар аңа, фән һәм техника, моңарчы күрелмәгән дөньялар турындагы вакыйгалар турында сөйлиләр, галәмнең серләрен ача торган гаҗәеп күзаллаулар барлыкка китерәләр.

Күп еллар үтә, Кәрим журналның барлык номерларын таба һәм аларны үз китапханәсенә куя. Соңгы җитешмәгән журналны алып кайткач, журналлар зәңгәр ут белән ялтырый, һавага чөелә һәм «Сабантуй» дип язылган хәрефләр бик зур журналга әверелә. Бу журнал үзе сөйли, төрле сорауларга җавап бирә икән.

Журнал ярдәмендә Кәрим бөек галимгә әйләнә һәм журнал турында бөтен дөньяга сөйли. Журналдагы язмаларга нигезлщнеп, табиблар элек булдыра алмаган авыруларны дәваларга өйрәнгәннәр. Галимнәр космик корабльләрне башка планеталарга барып җитә торган итеп уйлап тапканнар. Шулай итеп, «Сабантуй» кешелек җәмгыятенең барлык мәсьәләләрен хәл итә алган, дөньяда ачлык һәм сугыш тәмамланган. Планеталар чәчәк аткан.

Хәсән Мәликов, Казан шәһәре Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең 3 Б сыйныфы укучысы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев