Җәйге пирог
Кура җиләгенең пешеп, өлгергән чагы җитте. Әйдәгез, бергәләп, тәмле пирог пешереп карыйбыз.
Камыр өчен кирәк була: 200 грамм сыер мае, 1 йомырка, 150-200 грамм шикәр комы, 10 грамм камыр разрыхлитель, он.
Эчлек өчен: кура җиләге, кибет каймагы һәм шикәр комы.
Сыер маен бүлмә температурасында йомшартырга, калган әйберләрне салып камыр басарга кирәк. Камыр бик йомшак та, бик каты да булмаска тиеш. Камыр әзер булгач суыткычка куеп торырга.
Камырны майланган табага җәеп, кырыйларын күтәртеп ясарга. Кура җиләкләрен тезәргә һәм духовкага озатырга. Якынча 40 минут пешәчәк, пирог пешеп чыккач өстенә кибет каймагы белән шикәр комы болгатылган массаны сыларга.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев