Логотип Журнал Сабантуй
Табын

Алмалы «розалар»

Тәмле ризыклар пешереп, якыннарыбызны шатландыруны дәвам итәбез.

Тәмле ризыклар пешереп, якыннарыбызны шатландыруны дәвам итәбез. Әзер камырдан, балалар белән бергәләшеп, алмалы «розалар» пешереп алыйк.

Моның өчен кирәкле әйберләрне барлап куйыйк:

  • Катламлы (слоеное) әзер камыр
  • 2-3 алма
  • Шикәр пудрасы яки корица
  • Йомырка
  • Махсус кәгазь формалар

 

Эш тәртибе мондый:

1.Камырны  җәябез.

2. Җәелгән камырны 4-5 сантиметр киңлектә озынча итеп кисәбез.

3. Алмаларны 4 өлешкә бүлеп, урталарын чистартабыз да телемләп турыйбыз.

4. Алма телемнәрен бер аш кашыгы шикәр комы салынган кайнаган суда 1 минут пешекләп алабыз.

5. Алманы камырга тезеп чыгабыз.

7. Камырны роза рәвешендә төрәбез.

8. Розаларны формага тезеп, өсләрен тугланган йомырка сарысы белән сылыйбыз.

9. 120 градуска кадәр җылытылган мичтә  20-25 минут пешерәбез.

10. Пешеп чыккан әзер розалар өстенә шикәр пудрасы яки корица сибәбез.

Чәй табынына менә шундый тәмле, ә иң мөһиме, тиз әзерләнә торган тәм-том. Табыннарыбыз гел мул булсын!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев