Бавырдан – тәмле торт

Бавыр — гемоглабинны күтәрү өчен бер дигән корал. Тик аны күпләр яратмый, балалар исә бигрәк тә.
Гемоглабины, кан басымы түбән булган балаларга бавыр ашату өчен тәмле дә, файдалы да рецепт тәкъдим итәбез. Бавыр торты — бик йомшак, сусыл була, эчлеге бавырга искиткеч тәм өсти.
Әлеге ингредиентлардан 6-8 порция чыга.
Кирәкле ингредиентлар:
— 700 гр сыер бавыры
— 2 йомырка
— 100 мл сөт
— 2 уртача суган
— 2 кишер
— 3 тырнак сарымсак
— майонез
— көнбагыш мае
— тәменчә тоз
Әзерләү процессы:
1. Суганны вак итеп турыйбыз.
2. Вак угычта кишерне уабыз.
3. Көнбагыш маенда суганны әз генә кыздырып алабыз.
4. 2 минуттан кишерне дә өстибез.
5. Сарымсакны ваклап турап майонез белән болгатабыз.
6. Бавырны иттарткыч аша чыгарабыз.
7. 2 йомырка кушып болгатабыз.
8. Сөт, он өстибез.
9. Бавырдан корж-беленнәрне майланган табада 5 минут кыздырабыз. Диаметры 16 см булса тортыгыз матур чыгар.
10. Беленнәргә җылы чакта майонез сылыйбыз. Өстенә кишер-суганлы массаны ягабыз. Шул рәвешле дәвам итеп, торт итеп җыябыз.
11. Бизәр өчен фантазиягезне эшкә җигегез. Өстенә йомырка сарысы уыгыз, помидор куегыз, кырыйларына да җиңелчә майонез сыласагыз була.
Тәмле булсын!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
«Балачак бәйрәме»нә чакырабыз 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә «Туган авылым» комплексында «Балачак бәйрәме» чарасы үтәчәк!
-
Түбән Камада «Дуслык күпере» 19 май – Татарстанда матбугат көне уңаеннан, Түбән Каманың 38 нче балалар китапханәсе «Дуслык күпере» дип исемләнгән бәйрәм оештырды. «Сабантуй» һәм «Салават күпере» балалар журналларыннан редакция хезмәткәрләре дә әлеге чарага чакырылган иде. Очрашу «Апуш» үзәк балалар китапханәсендә үткәрелде.