Логотип Журнал Сабантуй
Табын

Бик җайлы шарлотка рецепты

Әлеге рецепт, чыннан да, бик гади. Пешерү-төшерүгә артык осталагы булмаганнарның да әйбәт килеп чыгарга тиеш. Бу шартлотканың камыры күбрәк бисквитны хәтерләтә, шуңа яратмаган кешеләр аны алмасыз гына...

Әлеге рецепт, чыннан да, бик гади. Пешерү-төшерүгә артык осталагы булмаганнарның да әйбәт килеп чыгарга тиеш. Бу шартлотканың камыры күбрәк бисквитны хәтерләтә, шуңа алма яратмаган кешеләр аны алмасыз гына да пешерә ала. 
КИРӘК БУЛАЧАК: 
- 5 йомырка
- 1 стакан шикәр комы
- 1 стакан каймак
- 200 грамм атланмай
- ванилин
- махсус күпертмә (разрыхлитель)
- 1,5 стакан он
- 4-5 алма
- шикәр пудрасы
ӘЗЕРЛӘҮ: 
1. Аерым табакка ярты стакан шикәр комы һәм 5 йомырка агын аерып алабыз. Әйбәтләп күпертергә кирәк: куе катнашма килеп чыгарлык булсын. Миксер/блендер ярдәменнән файдалансагыз әйбәтрәк булыр.
2. Икенче табакка йомыркаларның сарысын һәм калган ярты стакан шикәр комын салабыз, болгатабыз. Ванилин, күпертмә салабыз. Аннары каймакны, аннан атланмайны өстибез. Он кушабыз.
3. Барысын бергә әйбәтләп болгаткач, беренче табактагы катнашманы да салабыз, куерак каймак сыман камыр барлыкка килә.
4. Майланган табага камырның яртысын агызабыз, телемләп туралган алмаларны урнаштырабыз. Алма өстенә калган камырны салып бетерәбез. Өстен дә алма кисәкләре белән бизәсәгез була.
5. 180 градускача җылытылган духовкага озатабыз. Тиз пешә: 20-30 минут дигәндә әзер. Пешеп чыккач өстенә шикәр пудрасы сибеп, табынга бирәбез.
ЧӘЙЛӘРЕГЕЗ ТӘМЛЕ БУЛСЫН!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев