Бургер
«Бургер» – «гамбургер»ның кыскартылган варианты. Беренче бургерлар ит кәтлите белән әзерләнгән. Ә хәзер аның нинди генә төрләре юк! Соуслары белән дә бер-берсенә охшамаганнар. Без сезгә кул астында булган ризыклардан иң җиңел бургер ясарга өйрәтербез.
Кирәк булачак:
-
махсус күмәч (кибеттә сатыла),
-
ит кәтлите,
-
пекин кәбестәсе яки салат яфрагы,
-
кыяр,
-
помидор,
-
сыр,
-
соус өчен майонез белән кетчуп.
Әзерләү тәртибе:
Иң элек әниегездән кәтлит пешереп бирүен сорагыз. Ул пешергән арада, майонез белән кетчупны бергә кушып, соус ясыйбыз. Кирәкле ингредиентларны катлы-катлы тезәбез. Күмәчкә пекин кәбестәсе, кәтлит, сыр, помидор, кыяр куябыз. Һәр катлам арасына соус сыларга онытмагыз! Катламнарны күмәчнең икенче яртысы белән каплыйбыз. Бургер эчендәге ризыклар коелмасын өчен, махсус таякчык кадап куярга була.
Видеосын карарга: https://rutube.ru/video/216adca598ba499129a8d4114e185d7e/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев