Электровафельница өчен 10 рецепт
Электровафельницада пешерү өчен 10 гади рецепт тәкъдим итәбез.
ГАДИ ВАФЛИЛАР
Ингредиентлар:
- йомырка – 5 шт.
- шикәр комы – 1 стакан
- маргарин – 200 гр.
- он – 1 стакан
Эш барышы:
Йомыркаларны шикәр комы белән күпертергә. Маргаринны эретеп салырга. Он кушып, болгатыргаа. Консистенциясе куе каймак кебек булырга тиеш.
ЙОМШАК ВАФЛИЛАР
Ингредиентлар:
- маргарин — 125 г.
- шикәр комы — 30 г.
- он — 100 г.
- йомырка — 4 шт.
- сөт өсте —4 аш кашыгы
- ванилин — тәменчә
Эш барышы:
Маргаринны күпергәнче болгатырга, шуңа акрынлап шикәр комын салырга. Йомыркаларны куе көбеккә кадәр күпертергә. Онны маргаринга, сөт өсте белән чиратлаштырып, акрынлап өсти-өсти, болгатып торырга. Камырга күпертелгән йомыркаларны салып, яхшылап болгатырга.
ТӨЧЕ ВАФЛИЛАР
Ингредиентлар:
- он — 1 стакан
- йомырка — 1 шт.
- су — 1 стакан
- тоз һәм сода — чирек чәй кашыгы
Эш барышы:
Йомырка сарысын, тоз һәм соданы яхшылап болгатырга. Ярты стакан су һәм он салырга, болгатырга. Акрынлап калган ярты стакан суны сала-сала болгатырга. Вафлилар бераз баллы булсын өчен 2 аш кашыгы шикәр комы да өстәргә була.
КЕФИРДАН ВАФЛИЛАР (баллы түгел)
Ингредиентлар:
- 1-1,5 стакан он
- 1 чәй кашыгы разрыхлитель
- 1 чәй кашыгы сода
- ярты чәй кашыгы тоз
- 2 стакан кефир
- 1/3 стакан үсемлек мае
- 2 йомырка
Эш барышы:
Йомыркаларны күпертергә. Кефир салырга. Май, сода, разрыхлитель салып болгатырга. Он кушып, сыеграк камыр ясарга.
СӨТЛЕ ВАФЛИЛАР
Ингредиентлар:
- 0,5 л сөт
- 1/2 пачка маргарина
- 1 йомырка
- 250 г шикәр комы (бик баллы яратмаучыларга 200 г да җитә)
- ванилин
Эш барышы:
Маргаринны эретергә. Йомырка, шикәр, ванилин салып, миксер белән болгатырга. Камыр төерле булмасын дисәгез, бер хәйләсе бар: башта он салыгыз, аннары гына аз-азлап сөт өстәргә кирәк.
Камыр сыеграк тоелса - он өстәргә. 0,5 л сөт кереп беткәнче шулай болгатырга.
Камыр куе сөт өсте кебек булырга тиеш.
"ӘНИЕМ" ВАФЛИЛАРЫ
Ингредиентлар:
- 2 стакан (250 г) он
- 1 чәй кашыгы разрыхлитель
- 2 аш кашыгы шикәр комы
- 1 чәй кашыгы тоз
- 2 стакан сөт
- 2 йомырка
- 2 аш кашыгы үсемлек мае
Эш барышы:
Зур савытта он, разрыхлитель, тоз һәм шикәрне болгатырга. Сөт, йомырка һәм май өстәп, яхшылап болгатырга.
ИРТӘНГЕ АШКА ВАФЛИЛАР
Ингредиентлар:
- 2-2,5 стакан он
- 200 г ак май
- 3 йомырка
- Ярты стакан шикәр комы
- 1 чәй кашыгы ваниль экстракты
- чеметеп тоз
Эш барышы:
Йомыркаларны шикәр комы белән күпертергә. Булса - ваниль экстрактын өстәргә. Ак майны эретеп, өстәргә. Тоз салырга. Акрынлап он өсти-өсти яхшылап камыр ясарга.
"КЕТЕРДИ ТОРГАН" ВАФЛИЛАР
Ингредиентлар:
- йомырка — 4 шт
- маргарин — 200 г
- шикәр комы — 1 стакан
- шикәр пудрасы — 1 стакан
- он — 1,5 ст акан
- ванилин
Эш барышы:
Маргаринны эретергә, бераз суынганын көтергә, шикәр комын һәм пудрасын, йомырка, ванилин, он өстәргә. Камыр сөт өсте куелыгында булырга тиеш. Аш кашыгы белән вафельницага салып пешерергә. Әзер булу белән көпшә сымак төрергә, соңрак калынса - сынып бетәчәк.
ВЕНА ВАФЛИЛАРЫ
Ингредиентлар:
- шикәр (баллы яратучыларга күбрәк тә салырга ярый) — 100 г
- он — 350 г
- сөт — 1 ст.
- ак май — 200 г
- йомырка — 3 шт
- лимон согы — 1 аш кашыгы
- разрыхлитель — 2 чәй кашыгы
Эш барышы:
Май белән шикәрне күпертергә. Сөт һәм йомыркаларны өстәргә. Он, разрыхлитель һәм лимон согы салып, камыр ясарга. Бу камырдан вафлилар 3-5 минутта әзер булачак.
ШОКОЛАДЛЫ ВАФЛИЛАР
Ингредиентлар:
1 аш кашыгы сөт
2 йомырка
2 аш кашыгы шикәр комы
1 аш кашыгы какао
2 аш кашыгы май
ванилин
1,5 стакан он
Эш барышы:
Сөт һәм күкәй сарысын күпертергә. Шикәр, какао, май, ванилин, он кушып, камыр ясарга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев