Гөлҗимеш төнәтмәсе ясау ысуллары

Гөлҗимештә аскорбин кислотасы, каротин, токоферол һәм башка файдалы матдәләр күп. Аның җимешләреннән ясалган төнәтмә күп авыруларга шифа.

 

Гөлҗимеш төнәтмәсен витамин җитмәгәндә, гемоглобин түбән булганда, суык тиеп авырганда кулланалар. Ул организмдагы артык сыеклыкны да куа. Төнәтмә ясауның төрле ысуллары бар.

 

 

 

1. Бу рәвешле ясалган төнәтмә салкын тигәндә, йогышлы авырулардан яхшы. Ике аш кашыгы гөлҗимешкә ярты литр кайнар су салына, аны кайнатып чыгарып, тагын 10 минут уртача утта тотарга кирәк. Сыеклыкны термоска салып, 1,5-2 сәгать төнәтәләр. Әзер төнәтмәне сөзеп, көнгә ике тапкыр берәр стакан эчәргә була. Теләк буенча бер чәй кашыгы бал салырга мөмкин.

 

 

2. Витамин җитмәгәндә, менә бу ысул яхшы. 100 г гөлҗимешкә бераз кайнар су салабыз. 5 минуттан соң, җимешләрне бераз изәбез. Катнашманы термоска салабыз һәм 1 литр кайнар су өстибез. 12 сәгать торганнан соң, төнәтмәне сөзеп, көн саен чәй урынына эчәргә була.

 

 

3. Йөрәк авыруларыннан файдалы төнәтмә болай ясала. 3 аш кашыгы гөлҗимешне ваклап, кәстрүлгә салып, өстенә 200 мл кайнар су агызалар. Капкач каплап, 5-10 минут әкрен утта тотарга, аннан термоска бушатып, 4 сәгать көтәргә кирәк. Төнәтмәне көнгә өч тапкыр яртышар стакан эчәләр.

 

 

4. Ашказаны-эчәк авырулары өчен сыек төнәтмә әйбәт. 1 аш кашыгы гөлҗимешкә ярты литр кайнар су салалар. Утта 10 минут тоткач, 1 сәгать термоста төнәтәләр. Сыеклыкны көнгә өч тапкыр ярты стакан эчәргә мөмкин.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары,  татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.
    122
    0
    0
  • Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
    362
    0
    1