Йомыркалы «кыстыбый»
Дуслар, тиз, телне йотарлык тәмле һәм шул ук вакытта бик гади иртәнге аш рецепты белән бүлешергә булдык әле. Бу рецепт өчен кирәкле ингредиентлар барыгызның да суыткычында бардыр.
Кирәк булачак:
-
5 йомырка,
-
1 чеметем тоз,
-
2 аш кашыгы он,
-
тәменчә сыр,
-
1 помидор.
Әзерләү тәртибе:
Йомырканы яхшылап туглыйбыз. Өстенә тоз, он салып, тагын болгатып алабыз. Шушы камырдан дүрт «кыстыбый» чыгарга тиеш. Камырны кызган табага белен сыман итеп салабыз, ләкин әйләндермибез. Ярты өлешенә туралган помидор тезәбез, сыр уабыз. Теләсәгез, бераз казылык турап салырга да мөмкин. Эчлекне беленнең икенче яртысы белән каплап пешереп бетерәбез.
Туклыклы һәм файдалы иртәнге аш килеп чыгачак!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев