Итле пицца рецепты

9 февраль – Халыкара пицца көне
Камыр: 4 стакан он, 1 йомырка, 0,5 кап маргарин яки атланмай, 1 стакан кефир, 1 чәй кашыгы чәй содасы, тоз.
Эчлек: 400 г сыер ите фаршы, 2 аш кашыгы кетчуп, 4 пешкән йомырка, 2 тозлы кыяр, 200 г каты сыр, майонез һәм яшел тәмләткечләр. Кыздыру һәм табаны майлау өчен үсемлек мае.
Фаршны үсемлек маенда әзер булганчы кыздырырга, тәменчә тоз өстәргә һәм суытырга. Йомырка, яшел тәмләткечләрне вак итеп, кыярны түгәрәкләп турарга, сырны вак угычтан уарга.
Камыр басарга һәм ике өлешкә бүлеп, уклау белән җәяргә. Камыр җәемен майланган табага салырга, өстенә кетчуп сыларга, фарш җәяргә, вакланган йомырка, кыяр кисәкләрен тезеп чыгарга. Аз гына сыегайтылган майонез агызырга һәм угычтан уылган сыр сибәргә. Духовкада 30 минут пешерергә. Әзер пицца өстенә яшел тәмләткечләр сибәргә.
Камыр белән эчлек ике пиццага исәпләнгән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Дусларың белән дөрес аралашасыңмы? 9 июнь – Халыкара дуслар көне
-
Сабада «Серле каләм» бәйгесе узды Саба районында каләм чарлаучы иҗатчылар өчен оештырылган Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Васил Гарифуллин исемендәге «Серле каләм» бәйгесесенең тантаналы бүләкләү чарасында «Сабантуй» журналы хезмәткәрләре дә катнашты.
-
Йөгергәндә нигә “кату керә”? Тиз атласак яки йөгерсәк, эчебез кадый башларга мөмкин. Моны “эчкә кату керү” дип тә әйтәләр. Ул нилектән була соң?