Карбызлы смузи

Җиләк-җимеш кибетләрендә карбыз-кавын күренә башлады. Кояш кыздырган эссе көндә үзеннән-үзе карбыз ашыйсы килә башлый. Ул сусауны баса. Карбыз һәм кавын сәламәтлек өчен бик файдалы. Алар организмны шлаклардан һәм токсиннардан чистарта. Кавында бәхет гормоны бүленеп чыгуга ярдәм итүче матдә бар. Кавын ашагач, кешенең кәефе күтәрелә. Ул иммунитетны да ныгыта, матдәләр алмашын да яхшырта. Кавынның төшендә цинк бар, җимеше тимергә бай. Карбызда исә җиңел үзләштерелә торган глюкоза һәм фруктоза шикәрләре бар. Шулай ук составында булган В, С, Р группасы витаминнары, кальций, тимер, магний, калий микроэлементлары да кеше организмы өчен файдалы. Гадәттә без карбызны үзен җимеш буларак кына ашарга өйрәнгәнбез. Тик карбыздан төрледән-төрле ризыклар әзерләргә, кышка кайнатмасын ясарга, катырырга да була икән.
Сезнең игътибарга – карбызлы смузи рецепты. Әлеге эчемлек С витаминына бай, шулай ук колорияле дә.
Кирәк булачак:
Карбыз – 250 гр.
Бакча җиләге – 100 гр.
Чөгендер – 50 гр.
Су – 50 мл.
Эш тәртибе:
1.Карбыз, бакча җиләге, чөгендерне юабыз.
2. Карбызны кабыгыннан чистартабыз. Орлыкларын алып, карбызны шакмаклап турыйбыз.
3. Чөгендернең кабыгын чистартып, бер өлешен шакмаклап турыйбыз.
4. Карбыз, чөгендер кисәкләрен, бакча җиләген савытка салабыз, су өстибез. Барлык ингредиентларны да блендер ярдәмендә яхшылап изәбез.
Смузи әзер дә. Стаканны табынга бөтнек, лимон белән бизәп бирергә була.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
«Балачак бәйрәме»нә чакырабыз 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә «Туган авылым» комплексында «Балачак бәйрәме» чарасы үтәчәк!
-
Түбән Камада «Дуслык күпере» 19 май – Татарстанда матбугат көне уңаеннан, Түбән Каманың 38 нче балалар китапханәсе «Дуслык күпере» дип исемләнгән бәйрәм оештырды. «Сабантуй» һәм «Салават күпере» балалар журналларыннан редакция хезмәткәрләре дә әлеге чарага чакырылган иде. Очрашу «Апуш» үзәк балалар китапханәсендә үткәрелде.