Карлыганлы эремчек

Кирәк булачак:
Карлыган - 1 стакан (130 грамм)
Эремчек - 200 грамм
Йомырка - 2 данә
Үсемлек мае - 70 мл
Шикәр комы - 160 грамм
Он - 230 грамм
Камыр йомшарткыч - 18 грамм
Ванилин - 1 грамм
Бизәү өчен:
Шикәр пудрасы
Карлыган
Эш тәртибе:
1.Карлыганны юып киптерергә.
2.Тирән савытка йомырканы сытып, шикәр комы өстәп, яхшылап тугларга.
3.Эремчек һәм үсемлек мае салырга, миксер ярдәмендә әйбәтләп болгатырга.
4.Камырга ванилин, камыр йомшарткыч һәм әз-әзләп он салырга. Барысын бергә яхшылап болгатырга.
5.Эремчекле камыр каймак кебек куе булырга тиеш.
6.Махсус форманы үсемлек мае сөртеп, әз генә он сибәргә яки пергамент кәгазь җәяргә. Аның өстенә карлыган салырга. Карлыган өстенә эремчекле камырны агызырга.
7.180 градуслы мичтә 40-45 минут пешерергә.
8.Пешеп җиткәч, табаны аерым киң тәлинкәгә әйләндендереп бушатырга. Десерт өстенә шикәр пудрасы сибәргә, калган карлыган белән бизәргә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
«Балачак бәйрәме»нә чакырабыз 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә «Туган авылым» комплексында «Балачак бәйрәме» чарасы үтәчәк!
-
Түбән Камада «Дуслык күпере» 19 май – Татарстанда матбугат көне уңаеннан, Түбән Каманың 38 нче балалар китапханәсе «Дуслык күпере» дип исемләнгән бәйрәм оештырды. «Сабантуй» һәм «Салават күпере» балалар журналларыннан редакция хезмәткәрләре дә әлеге чарага чакырылган иде. Очрашу «Апуш» үзәк балалар китапханәсендә үткәрелде.