Кычыткан ашы

Яз көне бер-ике тапкыр кычыткан ашы пешерергә кирәк, диләр. Яңа гына чыккан кычыткан К, В2, В3 витаминнарына бай. Аның составында шулай ук дуплау матдәләре, органик кислоталар, крахмал, шикәр, хлорофилл да бар.

 Әйдәгез, бергәләп ашын да пешереп алыйк.

Яшь кычытканны салкын суда яхшылап юабыз. Аннары кайнап торган суга салып, 3-4 минут тотабыз. Суын саркытып, вак итеп турыйбыз.

          Кайнап торган итле шулпага аз гына дөге яисә перловка ярмасы, кыздырылган суган белән кишер салып кайнатабыз. Аннары телемләп туралган бәрәңге салабыз. Шулпа кайнап чыккач, кычытканны өстибез. Пешеп җитәр алдыннан, башка тәмләткечләр дә салырга була. Табынга каймак, яшел суган, петрушка яки укроп салып бирергә мөмкин. Менә шундый витаминлы аш!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
    422
    0
    1