Логотип Журнал Сабантуй
Табын

Кыяр ашасаң, картаймыйсың

Кыярны иң беренче тапкыр бакчада һиндстанлылар үстереп карый.

Кыярны иң беренче тапкыр бакчада һиндстанлылар үстереп карый. Урта гасырларда Европада үстерелә башлый. Ә менә Россиягә ул XV гасырда гына керә. Шул чордан башлап популярлашып та китә.

Кыяр иң аз калорияле яшелчә, аның составында май бөтенләй дә юк.  Ул 90-95 процент судан тора. Шуңа күрә кыяр эчәклек эшчәнлеген көйли, организмнан холестеринны чыгара. Юан эчәклектә яман шеш авыруын булдырмый калырга да ярдәм итә. Түтәлдән яңа гына өзеп алынган кыяр калий чыганагы да әле. Калий кан басымын төшерә. Калийга һәм суга бай булуы аркасында, кыяр сидек кудыру үзлегенә дә ия. Кыяр белән туклану бөерләр эшчәнлеген яхшырта. Кыяр К витаминына бик бай. К витамины сөяк тукымаларын ныгытуда, нерв системасы эшчәнлеген көйләүдә катнаша. Болардан тыш, кыярда антиоксидантлар да бар: бета- һәм альфа-каротин, С витамины, зеаксантин һәм лютеин. Әлеге табигый кушылмалар организмны картаюдан саклый.

Кайбер кешеләр кыярның кабыгын әрчеп ашарга ярата. Тик  кыяр кабыгында минераллар, клетчатка һәм фитохимик матдәләр бар. Алар шулай ук организм өчен файдалы. Кыярдан төрле салатлар ясарга була. Сезгә дә берничәсен тәкъдим итәбез.

1. Авокадо һәм моцарелла белән кыярлы салат

Кирәк булачак:

2 авокадо

2 помидор

2 кыяр

1 кызыл суган

100 грамм моцарелла

2 аш кашыгы зәйтүн мае

2 аш кашыгы лимон согы

1 аш кашыгы “итальянча” тәмләткечләр

Тәменчә тоз һәм борыч

Автокадо һәм помидорны — шакмаклап, кыярны һәм суганны ярымтүгәрәкләп турыйбыз. Яшелчәләрне һәм сырны салат савытына салабыз, май, лимон согы белән кушып болгатабыз, тәменчә тоз, борыч һәм тәмләткечләр сибәбез.

 

2.Тавык ите һәм болгар борычы белән кыярлы салат

Кирәк булачак:

2 тавык түше

1 аш кашыгы зәйтүн мае

1тырнак сарымсак

2 чәй кашыгы куркума

1 болгар борычы

1 кыяр

1 кызыл суган

Тәменчә тоз һәм кара борыч

Салат яфрагы

Әстерхан чикләвеге

Соус өчен:

2 тырнак сарымсак;

4 аш кашыгы алма серкәсе;

¼ чәй кашыгы тоз;

¼ чәй кашыгы кара борыч;

2 аш кашыгы зәйтүн мае;

1 аш кашыгы сыек бал.

Тавык түшен вакланган сарымсак, куркума, тоз һәм борыч кушып майлы кызган табада 4-7 минут ике ягында кыздырып пешерәбез.

Суынган тавык итен – шакмаклап, суган һәм кыярны – юка телемләп, салат яфрагын турыйбыз. Барлык әйберләрне да салат савытына салабыз. Алдан әзерләнгән соус белән бутыйбыз. Салатны әстерхан чикләвеге белән бизибез. 

 

3.Пекин кәбестәсе, борчак һәм брынзалы кыяр салаты

Кирәк булачак:

Берничә пекин кәбестәсе яфрагы

1 помидор

1 кыяр

100 грамм брынза сыры

100 грамм консервланган яшел борыч

2 аш кашыгы зәйтүн мае

Тәменчә тоз һәм кара борыч

 

Кәбестәне озынча юка телемләп, помидор, кыяр һәм брынза сырын зур булмаган шакмаклап турыйбыз. Яшелчәләргә яшел борчак, май һәм тәмләткечләр салып, яхшылап болгатабыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев