Логотип Журнал Сабантуй
Табын

«Кызлар» салаты

Кызлар булганда, дөнья матур! Ә табын матур булсын өчен, менә мондый салат яса!

Кирәк булачак:

Кыздырылган яки ысланган тавык ите, пекин кәбестәсе яки салат яфраклары, консервланган ананас, сыр, майонез.

Әзерләү тәртибе:

Тавык итен, бераз көнбагыш мае, кызыл борыч, коры аджика салып, табада кыздырабыз. Пекин кәбестәсен эре итеп турыйбыз. Сырны эре кыргычтан уып, барлык ингредиентларны кушабыз һәм яхшылап болгатабыз. Салатны үзең теләгән формага китереп, мандарин өлешләре яки анар төшләре белән бизәргә дә була.

 

100 грамм салатта 14 грамм аксым, 11 грамм май, 4 грамм углеводлар бар. Ул сиңа 175 килокалория энергия бирәчәк.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев