Манный ярмасыннан коймак рецепты

Коймак пешерим дигәндә генә, оныгыз беткәнен белдегезме? Аның урына манный ярмасы кулланырга була. Түбәндәге рецепт гади, шул ук вакытта коймаклар бик тәмле килеп чыга.
Кирәкле ингредиентлар:
- 300 гр. манный ярмасы;
- 250 мл. кефир;
- 50 мл. су;
- 2 аш кашыгы шикәр комы;
- бер чеметем тоз;
- 2 йомырка;
- бер чеметем сода;
- бер чеметем дарчин (корица);
- үсемлек мае.
Эш тәртибе:
1. Йомырка, тоз, шикәр комы һәм дарчинны савытка салып, блендер белән күбекләнгәнче болгатыгыз.
2. Кефир салып, яңадан күпертегез.
3. Манный һәм сода өстәгез. Төерләр беткәнче бутагыз.
4. Камырны 1-1,5 сәгатькә суыткычка куегыз.
5. Табага бераз май салып, җылытыгыз, аннан утны киметегез. Кашык белән берничә коймак салып, капкач белән каплагыз.
6. Бер ягы кызаргач, коймакларны әйләндерегез. Тагын капкач ябыгыз.
7. Майны сеңдерү өчен пешкән коймакларны салфеткага яки кәгазь тастымалга куя барыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
-
Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар.
-
Кем нәрсә ярата? Кызлар иҗади һөнәрләрне үз итә, ә малайларга IT һәм спорт якын. Күптән түгел мәктәп укучылары арасында «Профилум» оешмасы уздырган сораштыру шуны күрсәткән.