Логотип Журнал Сабантуй
Табын

Мохито

Җәәәәй! Бигрәк эссе! Әмма кызу һава торышы каникулларны бозмаячак. «Байтик» лагереның баш пешекчесе Влада апа Тәрҗеманова «суыта» торган эчемлек – мохито рецептын белә. Хәбәрчебез Азалиягә дә өйрәтте. Син дә эшләп кара!

Кирәк булачак:

  1. Бөтнек

  2. 3 лайм яки лимон

  3. 150 г камыш шикәре яки гади шикәр комы

  4. Боз кисәкләре

  5. Су

 

  1. Лаймны 4 өлешкә бүл һәм зур савытка суын сык. Аннары кабыгын да шунда сал.

  2. Бөтнек яфракларын кул белән бүлгәләп, савытка ташла.

  3. Шунда шикәр комы һәм, савытны яртылаш тутырып, су сал. Барысын да әйбәтләп болгат.

  4. Боз кисәкләре өстәгәннән соң, савытны тутырып су сал. Тагын бер кат болгатып ал.

  5. Аннары мохитоны стаканнарга салып, җәйнең яңа бер тәмен тап!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев