Логотип Журнал Сабантуй
Табын

«Панчо» торты

Бик тә тәмле торт  пешерергә өйрәнәсегез киләме? «Панчо» торты нәкъ менә шундый – тәмле һәм тиз дә өлгерә.

Бик тә тәмле торт  пешерергә өйрәнәсегез киләме? «Панчо» торты нәкъ менә шундый – тәмле һәм тиз дә өлгерә.

 

Аның өчен менә ниләр кирәк булачак:

Камыр өчен

3 йомырка

1 стакан шикәр комы

1 кап камыр көпшәкләндергеч

3 аш кашыгы 30%лы каймак

2 бал кашыгы какао

Ярты банка куертылган сөт

Чама белән он

Крем өчен:

1 стакан шикәр комы

30%лы каймак

 

Эш барышы:

Йомырка, камыр көпшәкләндергеч, шикәр комын салып, яхшылап туглыйбыз. Какао, каймак, куертылган сөт салып, он өстәп болгатабыз. Куе каймак кебек камыр килеп чыгарга тиеш. Әзер массаны табага салып, кызган мичтә 20-25 минут пешереп алабыз. Камыр пешкән арада, крем әзерлибез. Крем өчен каймакны шикәр комы белән кушып, бик яхшылап болгатабыз.

Пешеп чыккан тортны пычак ярдәмендә өлешләргә бүләбез. Крем белән аралаштырып, тортны бер формада өябез. Өстенә вакланган печенье яки сыек шоколад сибәргә була. Төрле җиләк-җимешләр белән бизәсәң, тагын да матур килеп чыга.

 

Чәйләрегез тәмле булсын!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев