Табын күрке – гөбәдия

Татар халкының яратып әзерли торган үз милли камыр ризыклары бик күп. Шуларның берсе – гөбәдия. Ул һәр бәйрәм табынының бизәге булырлык. Аны өлкәннәр дә, балалар да ярата. Һәр хуҗабикәнең гөбәдия пешерү рецепты бар.

Камыр өчен: 180-200 гр атланмай, чүпрә, чама белән шикәр комы, 1 йомырка, сөт, бер чеметем тоз, чама белән он.

Эчлек өчен:  бүрттерелгән дөге, кызыл эремчек (корт), йөзем җимеше, йомырка, май.

Җәелгән камырны майланган табага салабыз.

 

Корт җәябез, аның өстенә кисәкләп ак май салабыз.

Дөге белән йөзем катнашмасын  җәябез, бераз шикәр комы салып, ак май сибеп чыгабыз.

Соңыннан  йомырканы вак угычтан уып сибәбез.Калган камырны юка итеп җәеп, өстенә тигез итеп каплыйбыз. Кырыйларын бөреп чыгабыз.

Кызган газ мичендә 200-230 градуста пешерәбез. Табыннарыгыз мул булсын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Күзгә яшьләр килде... Зур шатлыгым бар! Без, "Мирас" үрнәк балалар бию ансамбле, Санкт-Петербургта узган «Азимут» халыкара бәйгесендә җиңү яуладык!
    271
    0
    1
  • Рәхмәт чәе – тәмле чәй! Рәхмәт чәе нинди була дисезме? Безгә кунакка килегез. Андый чәй сезгә дә, һичшиксез, ошар. 
    427
    0
    3