Логотип Журнал Сабантуй
Табын

Татар халкының милли ашлары: Өчпочмак

Өчпочмак пешерәбез.

Өчпочмак – татар халкының милли ризыгы, аны кунаклар килгәндә дә, өйдәгеләрне сыйлар өчен дә пешерәләр. Бәйрәм, ял көннәрендә иң еш әзерләнә торган камыр ашларының берсе ул.
Фото: Александр Эшкинин. ИА Татар-Информ

Камыр кую
Беренче сортлы яки югары сортлы оннан ачы камыр изәләр. Моның өчен җылы суга җылы сөт өстәп, чүпрә, шикәр комы салалар һәм яхшылап болгаталар, йомырка, эретелгән маргарин, тоз салып тагын болгаталар. Башта камыр каймак куелыгында булырга тиеш, аннары аңа иләнгән он өстәп, камырны куерта төшәргә кирәк. Аны, өстән каплап, җылы урында ачыталар. Бер күпереп менгәч, өстен ачып, баскалап куярга кирәк, бер-ике тапкыр шулай эшләргә мөмкин. 1,5-2 сәгатьтән камыр кирәгенчә ачый.
1 кг камыр өчен: 600-650 г он, 20-25 г чүпрә, 30 г шикәр комы, 1-1,5 йомырка, 50-60 г маргарин, 100-120 г сөт, 150-200 г су, 10-20 г тоз.

Өчпочмакка эчлек әзерләү
Әрчелгән бәрәңгене эрбет чикләвегеннән эрерәк итеп шакмаклап турыйлар, аны ваклап турап майда кыздырылган башлы суган, эретелгән май, тоз, борыч салып, әйбәтләп болгаталар.
1 өчпочмакка: 60-70 г әрчегән бәрәңге, 30-35 г кыздырылган башлы суган, 10-25 г эретелгән май, тоз, борыч. 1 өчпочмакка 50 г чамасыннан исәпләп, вак итеп туралган ит тә салырга мөмкин.
Өчпочмакны тавык, каз, үрдәк итләрен салып та пешерергә була. Аның өчен кош итенең сум өлеше ваклап турала, ә вак сөякле итләр сөяге белән ваклап чабыла.
Итне ит тарткычтан үткәреп салсан, өчпочмак тизрәк пешә.
Өчпочмакны пешерү
Өчпочмакны зуррак итеп тә, кечерәк итеп тә ясарга мөмкин.
Ачы камырны, куна өстенә салып бераз баскач, өч бармак калынлыгындагы таяк кебек итеп тәгәрәтәләр, аны, 90 г зурлыгындагы кисәкләргә бүлеп, ике кул белән йомарламнар ясыйлар һәм чынаяк тәлинкәсе зурлыгында, 4-5 мм калынлыкта итеп җәяләр, уртасына өеп эчлек салалар. Камырны як-яктан күтәреп, өчпочмаклап ябыштыралар да матур итеп сырлыйлар. Урта бер җирдә бармак сыярлык тишек калдыралар, аны камырдан бөке ясап каплыйлар. Әгәр теләсәң, өчпочмак өстенә тугланган йомырка сөртергә була.

Чиста, майланган табага өчпочмакларны бер-берсенә тидермичә генә тезеп куйганнан соң, бик кызу булмаган мичтә яки газ мичендә пешереп алалар. Бәрәңгесе пешеп җитәр алдыннан, өчпочмакның бөкесен ачып, кайнар шулпа салалар. Өчпочмак 35-45 минуттан пешеп җитә. Кайнар килеш табынга бирелә. Теләгәндә, өчпочмакның өстен эретелгән май белән майларга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев