Табын
        
  
                    
                
            
        
        
        
        
        
        
        
                Татлы салат
Җәй җиләк-җимешкә бай. Танылган җырчы Алсу Фазлыеваның уллары Аяз белән Ильяс алардан салат ясарга ярата икән. «Бик тәмле килеп чыга. Мондый салатта витаминнар да күп», – ди әниләре. Сәхифәбез кунаклары безгә аны ясап та күрсәтте.
Кирәк була:
-    Банан 
-    Алма 
-    Мандарин 
-    Өрек 
-    Слива 
-    Йорт җиләге 
-    Бизәү өчен кызыл карлыган 
-    Йогырт 
-    Җиләк-җимешләрне яхшылап юабыз, кабыкларын әрчибез. 
-    Үзәкләрендәге каты орлыкларны алабыз. Барлык җиләк-җимешләрне шакмаклап турыйбыз һәм салат савытына өеп салабыз. 
-    Өстенә йогырт агызабыз. 
-    Салатны кызыл карлыган белән бизибез. Ел фасылына карап, җиләк-җимешләрнең төрлесен алырга була. 
Татлы салат әзер дә! Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
 
                                                                                    
                        
                     
                                                 
                                                 
                                                
Нет комментариев