Табын
Туңдырмалы белен
Сезнең туңдырмалы белен ашаганыгыз бармы? Аңа әле алма, дарчин (корица) да салсаң, телеңне йотарлык тәмле була!
Кирәк булачак:
1,5 стакан кефир,
2 йомырка,
2 чәй кашыгы шикәр комы,
0,5 чәй кашыгы тоз,
бер чеметем сода,
он.
Эчлек өчен:
алма,
дарчин (корица),
туңдырма.
Әзерләү тәртибе:
Барлык ингредиентларны кушып, куе камыр әзерлибез. Аннан соң ярты стакан чамасы кайнар су салып, тиз-тиз болгатып, камырны сыегайтабыз. Майлы кайнар табада беленнәрне ике яклап кыздырабыз. Алманы шакмаклап турап, дарчин сибәбез. Эчлекне беленгә салып төрәбез. Өстенә туңдырма салсаң, тагын да тәмлерәк була!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев