Тузганак кайнатмасы

13 май – Бөтендөнья тузганак чәчәге көне
Ул шулкадәр кызыклы чәчәк! Аннан сап-сары тәкыя үрергә була. Ә өлгергән орлыкларына өреп җибәрсәң, алар ап-ак парашют булып оча. Сүзнең нинди үсемлек турында баруын аңлагансыздыр. Әйе, бу – тузганак. Аннан әле салат ясап яки кайнатма әзерләп тә булуын белә идегезме?
Кайнатманың рецептын сезгә дә тәкъдим итәбез.
Безгә 300 данә тузганак чәчәге, ярты литр су, 1 килограмм шикәр комы, ярты чәй калагы лимон кислотасы кирәк булачак.
Ачылган тузганак чәчәкләрен җыеп, 15 минутка суга салып торабыз. Аннан соң суын бушатып, чәчәкне яшел өлешеннән аерабыз. Анысын, гадәттә, кайнатмага салмыйлар. Шикәр комы һәм судан сироп әзерлибез. Аңа чистартылган чәчәкләрне салып, кайнап чыкканнан соң тагын 20 минут кайнатабыз. Кайнатманы иртәнгә кадәр суытырга калдырабыз. Иртән чәчәкләрне сөзеп алабыз да кайнатманы тагын 20 минут чамасы кайнатып алабыз. Кайнап чыгар алдыннан исә лимон кислотасы салабыз. Кайнатма әзер!
Менә шундый ул тузганак чәчәге! Әле аның үз көне дә бар! 13 май – Бөтендөнья тузганак чәчәге көне.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек.
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.