Логотип Журнал Сабантуй
Табын

Йомшак, җиңел һәм тәмле. Ул нәрсә?

Ул - чизкейк!

Үзе йомшак, җиңел әзерләнә һәм, иң мөһиме, тәмле дә! Бу – чизкейк. Ул Европа һәм Америка кухнясы ризыгы булып санала. Ә Россиядә күптән түгел генә популярлаша башлады. Еш кына бу десертның ватаны дип Якын Көнчыгыш һәм Борынгы Грецияне атыйлар. Чизкейк безнең эрага кадәр 7-8 гасырларда Самос утравында (Борынгы Греция) барлыкка килгән дип санала.  Беренче Олимпия уеннары вакытында (безнең эрага кадәр 776 ел) бу тәмле һәм хуш исле десерт белән атлетларны сыйлаганнар, дигән риваять тә яши.

Әле берничә ел элек кенә өй шартларында чын чизкейкны әзерләү бик авыр булып саналса да, бүген аны пешерүчеләр көннән-көн арта. Интернетта бу десертны ясауның  төрледән-төрле ысуллары бар. Чизкейк әзерләргә яратучы Энҗе Шакирова әлеге шөгыль белән ике еллап мавыга. Иң элек капкейклар әзерләү белән кызыксына. Якыннарының туган көннәренә шундый татлы, эксклюзив бүләкләр бирә башлый. Әкренләп тортлар, чизкейклар да пешерергә өйрәнә. “Чизкейкны балалар аеруча ярата. Күбрәк балалар туган көне өчен пешерергә туры килә”, – ди чизкейк әзерләү остасы.

“Сабантуй” журналы укучылары өчен Энҗе Шакировадан чизкейк рецепты.

1 катлам: 

250 гр. печенье

100 гр. атланмай

Печеньены ваклап, атланмай белән бергә яхшылап уабыз. Формага җәеп, 30 минутка туңдыргычка куябыз.

2 катлам:

300 гр. эремчекле сыр

250 гр. эремчек

200 гр. каймак

200 гр. шикәр комы

200 гр.сөт

20 гр. желатин

Барлык ингредиентларны кәстрүлгә салып, яхшылап болгатабыз. Кәстрүлне сулы табакка куеп, парда (паровая баня) күпертеп алабыз, яңадан яхшылап туглыйбыз. Әзер сыекчаны 1 катлам өстенә салабыз һәм 30 минутка янәдән туңдыргычка куябыз.

2 катлам өстенә җиләк-җимешләр тезәбез.

3 катлам:

Ярты пачка желены парда (паровая баня) күпертәбез, җиләк-җимешләр тезелгән чизкейк өстенә тигез итеп агызып чыгабыз. Әзер чизкейкны төнгә суыткычка куябыз.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев