Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

1 сыйныф укучысы ниләр белергә тиеш?

“Укый, саный, яза...” дип тезәргә ашыкмагыз, хөрмәтле әти-әниләр. Бактың исә, мәктәпкә барырга әзерләнүче бала өчен болар әллә ни мөһим түгел икән. Ә иң мөһиме...

“Укый, саный, яза...” дип тезәргә ашыкмагыз, хөрмәтле әти-әниләр. Бактың исә, мәктәпкә барырга әзерләнүче бала өчен болар әллә ни мөһим түгел икән. Ә иң мөһиме...

1.Үзе белән таныштыра белү.

Әлбәттә, ул үзенең исем-фамилиясен әйтә алыр. Булачак укучының үзе турында күбрәк мәгълүмат җиткерә алуы да мөһим. Әйтик, аңа ничә яшь, нәрсә белән кызыксына, әти-әнисе кемнәр, алар нинди һөнәр ияләре һ.б.

2.Инструкция буенча эшләү.

Бу ‒ бөтен баланы бер калыпка кертергә тырышу түгел. Кушканны эшли алу ‒ мәктәптә иң кирәкле күнекмәләрнең берсе.

3. “Юк” дигәнне аңлый һәм кабул итә белү.

“Без синең белән хәзер үк уйный алмыйбыз, чөнки минем төгәллисе эшем бар. Әлегә син кирәкле әйберләрне әзерләп куя аласың”. “Хәзер тавышланырга ярамый, чөнки вакыт соң, күршеләр йоклый”. Моның ише сүзләрне балагыз тыныч кабул итә икән, бик шәп! Юк икән, моңа өйрәтергә кирәк.

4.Ярдәм сорау.

Вакытында ярдәм сорау – оят түгел. Балага моны төшендерергә кирәк.

5.Рәхмәт әйтә белү.

Бала белән аралашканда рәхмәт белдерүнең төрле формасын (сүз белән, мимика ярдәмендә, баш кагу рәвешендә һ.б.) кулланырга тырышыгыз – ул да сездән өйрәнер.

6. Гафу сорау.

Гафу үтенүнең ни дәрәҗәдә ихлас булуына игътибар итегез. Чын күңелдән әйтелгән очракта гына “гафу” сүзе кабул ителә.

7.Үз эшеңнең нәтиҗәсен кабул итү.

Әти-әни балага: “Әйттем мин сиңа, белгән идем аны!” – дип торса, кечкенә кешегә бу күнекмә бик авыр бирелә. Олылар, кирсенчә, баланы “шулай эшләсәң, без тегеләй эшли алабыз”, “моны үтәп куй, ә мин аннан соң аны эшлим” дип үсендерергә кирәк.

8.Критиканы кабул итә белү.

Мәктәптә баланы гел мактап кына тормаслар, кайчак укытучының ачуланган, кисәтү ясаган вакытлары да булыр. Боларның барысын да бала тыныч кабул итәргә тиеш.

9.Үзенең килешмәвен әйтә белү.

Беренчедән, бала “минемчә”, “ә мин башкача уйлыйм”, “миңа шулай тоелды” кебек сүзләрне белсен. Икенчедән, үз фикереңне яклау белән кирелек арасында аерма зур. Әйтик, ике икең дүрт булганны укучы биш дип тәкърарласа, бу инде фикер яклау була алмый.

10.Хисләр белән идарә итү.

Әлбәттә, кечкенәләргә хисләрне тыю бик авыр. Ләкин моңа өйрәнә башларга кирәк! Әйтик, бик каты ачуы чыкканда бала иптәшенә китереп сугарга түгел, ә "Ни өчен минем шулай ачуым килә? Мин үземә ни рәвешле булыша алам?” дип уйлый алырлык булсын.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев