ТӘРБИЯ
15 минутта әзерләнүче рулет
Алдан кисәтмичә генә элеккеге дусларыгыз кунакка килеп кердеме? Алар ванна бүлмәсендә кул юган арада, сез духовкага куярлык баллы тәм-том рецепты тәкъдим итәбез. Әлеге рулет, чыннан да, 15 минутта әзе...
Алдан кисәтмичә генә элеккеге дусларыгыз кунакка килеп кердеме? Алар ванна бүлмәсендә кул юган арада, сез духовкага куярлык баллы тәм-том рецепты тәкъдим итәбез. Әлеге рулет, чыннан да, 15 минутта әзерләнә.
Ингредиентлар:
-2 йомырка
-1 ст. шикәр комы
-1 ст. йогурт
- ванилин
-1 бал калагы сода
-1,5 ст. он
-джем яки баллы сөт (сгущенка)
Әзерләү:
1. Беренче эш итеп духовканы кабызып куегыз. Аны 300 градуска кадәр җылытырга кирәк.
2. Йомырка, шикәр комы һәм ванилинны болгатыгыз. Шушы катнашмага йогурт, сода өстәгез. Әкренләп он куша башлыйк: камыр куе, тик агып торучан булырга тиеш.
3. Табага кәгазь куеп камырны тигезләп салыгыз. Һәм шул килеш духовкага озатабыз. Озак тотмыйбыз: нибары 7-8 минут. Кызара башлагач аласы.
4. Алгач шул кызарган ягын юеш сөлгегә куегыз. Тиз-тиз сгущенка яки джем сылап рулет формасында төрегез. Шул сөлге уратып куеп суынырга калдырыгыз.
5. Табынга рулетны өстенә пудра сибеп бирәсе. Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев