Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

20 идея: тәрбияче һәм укытучыга бүләк сайлыйбыз

Тормышка беренче адымнарын ясаучы балага әти-әнидән кала, тәрбияче, укытучы да тәэсир ясамый калмый. Нәкъ менә алар биргән белем, тәҗрибә көндәлек тормышта ярдәм итә. Бу ике һөнәр ияләренең бәйрәмнәре...

Тормышка беренче адымнарын ясаучы балага әти-әнидән кала, тәрбияче, укытучы да тәэсир ясамый калмый. Нәкъ менә алар биргән белем, тәҗрибә көндәлек тормышта ярдәм итә.

Бу ике һөнәр ияләренең бәйрәмнәре дә календарьдә бер-берсенә якын урнашкан. 27 сентябрь – Тәрбиячеләр көне, ә 5 октябрь – Укытучылар көне билгеләп үтелә.
Бәйрәм килеп җитәрәк, ата-аналар бүләкне кайгырта башлый. Балаларга булган җылы мөнәсәбәте, аларның хезмәте өчен бүләк белән рәхмәт әйтәсе килә.
Бөтен сыйныф яки төркемнән бирелә торган бүләкләр:
1.​ Профессиональ эшчәнлек белән бәйле бүләкләр:
биология укытучысына – экзотик гөл; балыклар белән тулы аквариум; декоратив агач;
чит телләр укытучысына – чит ил язучысының оригиналдагы әсәре;
география укытучысына – тайнигы булган сувенир глобус, Җир шары формасындагы өстәл лампасы; язулар теркәп була торган дөнья картасы;
әдәбият һәм рус теле укытучысына – электрон китап;
татар теле һәм әдәбияты укытучысына – татар телендә язуы булган берәр бүләк;
теләсә нинди укытучыга – гади булмаган указка.

2. Көнкүреш кирәк-яраклары;
3. Берәр кибеткә сертификат (парфюмерия, көнкүреш, савыт-саба, хуҗалык товарлары кибетләренә);
4. Хоббие белән бәйле бүләк (чигү өчен махсус набор, чәй эчү өчен махсус набор, оригиналь рецептлар китабы; печенье, пироглар, вафлилар пешерү өчен махсус формалар);
5. Чәчәк вазалар;
6. Урын-җир комплекты яки савыт-саба;
7. Һаваны чистарта һәм дымландыра торган USB җайланма;
8. Коллаж яки стена газетасы (укытучыгыз юморны аңлый торган очракта гына);
9. Видео ролик төшерү.
Шәхси бүләкләр:
1.​ Чәчәкләр (кәрҗиндәге, матур тартмадагы; гөл /ниндиен яратканын алдан белергә дә була);
2.​ Җиләк-җимеш, конфетлардан, карамель массадан бәйләмнәр (хәзер алар бик популяр) яки исеме язылган торт;
3.​ Үз кулларың белән ясалган бүләк (матур аппликация, шәм, үзең язган шигырь);
4.​ Фоторамка (сатып алырга да, үзеңә ясарга да була);
5.​ Театр-концертка билет;
6.​ Уку кирәк-яраклары (карандашлар өчен футбляр, зур блокнот);
7.​ Кулдан ясалган сабын (китап, пирожное формасында, исеме язылганы да булырга мөмкин);
8.​ Файдалы предметлар (муенсалар-йөзекләр өчен савыт, капкачлы кружка, термокружка, компьютер тычканы өчен коврик);
9.​ Оригиналь будильник (оча торган будильник-коврик - сигнал туктасын өчен аңа басарга кирәк).
Нәрсә бүләк итәргә киңәш ителми?
1.​ Косметика;
2.​ Парфюмерия;
3.​ Кием-салым;
4.​ Акча.

Бүләк җиңел һәм уңышлы сайлансын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев