Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Җәлил хәзрәт дәресләре

Бисмилләһ иррахман иррахим. Газиз дин кардәшләрем, хөрмәтле балалар. Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллАллаһи вә бәрәкәтүһ!

Нәрсә ул дин? Ул безгә ни өчен бирелгән? Аллаһ Тәгалә дөнья яратылганда бөтен җаннарга үзен күрсәткән. Аннары: «Раббыгыз кем?» – дип сорау биргән. Шулвакыт барысы да: «Син безнең Раббыбыз һәм тәрбиячебез», – дип иман китергәннәр. Шуңа да бар кеше дә дөньяга иманлы булып килә. Җир йөзендәге төп максатыбыз – без иманлы булып килдек һәм иманлы булып яшәргә дә тиешбез. Ни өчен? Чөнки Аллаһ Тәгалә дөнья җан вакытыбызда ук безгә гомумкешелек сыйфатларын биргән. 

Яктылык кимесә караңгылык, җылылык кимесә суык, ә инде дин кимесә әхлаксызлык барлыкка килә. Шуңа да динне онытмыйча яшәү бик мөһим.

Дин ул – юл. Без төрле җиргә барабыз бит. Юл белән барып була, кайвакыт юлсыз барсаң турырак та, әмма юлсыз китсәң, урман аша барганда адашырга, сазлыкка керсәң, батып калырга мөмкин. Юлдан бару рәхәтрәк. 

Юлдан барганда игътибар белән карасагыз, юл кырыенда төрле билгеләр бар: тизлекне фәлән километрдан арттырырга ярамый, монда туктап тор, юл бир һәм башкалар. Менә диннең дә, әлбәттә, кагыйдәләре бар. Кеше шушы кагыйдәләрне үтәп яшәсә, бәхетле була. 

Күз алдыгызга китерегез, бүген берәүне юл министры итеп куйдылар ди. Ә ул министр кешеләргә җайлы булсын дип, юл кагыйдәләрен үтәмәскә дә була дип, барлык билгеләрне, светофорларны алып куярга куша. Ирек бит бер караганда. Нинди тизлек белән барсаң да, кайсы якка борылсаң да ярый. Рәхәт булачакмы? Юк бит. Бар җирдә бөке барлыкка киләчәк, аварияләр булачак һәм Казан урамнарында хәрәкәт бөтенләй дә тукталачак. Кагыйдәләр булмау, шушы хәлгә китерәчәк. Динсез яшәү дә , ул шул бернинди юл билгеләре булмаган шәһәр эчендә калган кебек. Кагыйдәләрдән башка тормышны матур итеп алып барып булмый. 

Диннең беренче өлеше ышану булса, икенче өлеше гыйбадәт. Без Аллаһ Тәгаләгә ышанган, ул кушканнарны үтәп, гыйбадәт кылып, догалар укып яшәсәк безнең күңелләребез дә чиста булачак. Дин безне гүзәл әхлакка илтә.

Вәссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллАллаһи вә бәрәкәтүһ!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев