Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Җәлил хәзрәт дәресләре

Әссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

Кеше – ул...

Кеше өч өлештән тора. Кешенең тәне, җаны һәм акылы бар. Аллаһ Тәгалә акыл белән зиннәтләп безне бар тереклектән өстен итеп куйды. Өй хәтле фил дә, бармак башы кадәрле бал корты да акылы булганга кешегә хезмәт итә. Кешенең бөтен матурлыгы да акылында. Акылны баетыр өчен Аллаһ Тәгалә гыйлем бирде. Бөтен фәннәр дә Аллаһка илтә. Уйлап карасагыз, дөньядагы бар нәрсә дә авырлыгы тигез булган атомнан тора. Бу инде бар нәрсәнең дә нигезе бер дигән сүз.

Кешенең тәне булганга аның нәфесе дә бар. Ул кешегә зыянга да эшләргә мөмкин. Шуңа да тәннең сәламәтлеген кайгырту мөһим. Спорт турында онытмаска, әйбәт итеп, яхшы ризыклар белән тукланырга, эшләргә кирәк. Менә Адәм бервакыт уң ягына караган һәм гүзәл бер зат күргән. Ул сәламәтлек икән. Ә сул ягына карагач, бер ямьсез әйбер күргән. Бу – авыру икән. Авыру аңа: «Яраткан әйберләрең аркылы тәнеңә керермен», – дигән. Кемдер баллы ашарга, тик ятарга ярата. Зыянлы гамәлләрдән тыелмаса, кеше авырый башлый.

Кешенең җаны да бар. Җаныбыз бик мөһим. Ул көчле яки көчсез була алмый, саф яки пычрак була. Харам, тыелган әйберләр җанны каралта. Кешенең җаны пычрак икән, ул үзенең гыйлемен һәм тәнендәге көчен начарлык эшләүгә тота. Ә саф җанлы кешеләр яхшылык эшли. Менә җаныбызны пакъ, чиста тотар өчен Аллаһ Тәгалә безгә дин дигән юлны биргән. Намаз, ураза, зәкать, хаҗ – җаныбызны чистарта, сафландыра торган гамәлләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев