Логотип Журнал Сабантуй
ТӘРБИЯ

Җәлил хәзрәт дәресләре

Игелекле эшләр

Изге гамәлләр – кешене кеше иткән сыйфатларның берсе. Хайваннарда кешелеклелек сыйфатлары булмый. Күршесе ачмы, туганы авыр хәлдәме – аларга барыбер. Үзенең тамагы тук булса, шул җиткән. Әмма кеше хайван түгел. Без изге эшләр эшләп бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәргә тиеш. Кемдер: «Мин намаз укыйм, ураза тотмам», – дип әйтер. Әмма намаз һәм ураза алар кешенең үзенә тиешле, үзе өчен эшләнә торган эшләр. Ә изге гамәл – ул башкаларга ярдәм итү дигән сүз. Авыр хәлдәге кешеләргә, мохтаҗларга, олыларга, кечеләргә битараф булмау, аларга булышу, сәдака бирү кебек изге гамәлләр Аллаһның рәхмәтенә ирештерә.

https://www.youtube.com/watch?v=bR-YeamaNCc

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев