Балачак хатирәләрен яңартабыз: "Баллы әтәч" РЕЦЕПТЫ

Белгәнебезчә, һәр бала да баллы ризыкны үз итә. Туңдырма, торт кисәге яки шоколадтан баш тартучы бала юктыр. Тик бала азыгы тәмле булуыннан бигрәк, билгеле стандартларга туры килергә тиеш.
Беренчедән, ризыкның файдалы булуы мөһим. Икенчедән, майлы булмасын, ашказаны җиңел эшкәртсен.
Шуңа да күпчелек әти-әни балага тәм-томны сатып алганчы үзе пешерүгә өстенлек бирә. Үзең әзерләгәндә продуктлары да яңа, консервант, буягычлар да кушмыйсың, химикатлар юклыгына да 100% ышанычың була.
Бүген без сезгә балагыз белән бергәләп балачагыгыз хатирәләрен яңартырга чакырабыз! Баллы әтәчләр ашаганыгызны хәтерлисезме? Алар бүгенге чупа-чупслардан тәмлерәк тә әле.

Кирәкле ингредиентлар:
- Шикәр комы - 10 аш кашыгы
- Су - 5 аш кашыгы
- Уксус - 2 аш кашыгы
- Атланмай - формакларны майлау өчен
- Конфетлар өчен форма
- Таякчыклар.



Кострюльгә шикәр комы, су, уксус салабыз. Уксус салмасаң конфетлар матур, ачык төсле булмаячак. Катнашманы кайнатып чыгарабыз да, утны басып куябыз. Куерганчы, кызыл төскә кергәнче пешерәбез. Ул арада формаларны атланмай белән майлап куябыз. Әзер катнашманы формаларга агызабыз, таякчыкларын кадарга да онытмыйбыз. Әтәч-конфет бик тиз ката, кату белән балаларны сыйласагыз да була.

Тәмле булсын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
    52
    0
    0
  • Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче  укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек. 
    37
    0
    0