Балага көзге киемне ничек дөрес сайларга?

Салкынайта башлау белән бу сорауга һәр әни җавап эзли башлый. Бала туңар дип борчылабыз, ә менә тирләр дип уйлаган кеше сирәк. Тирләгән бала тизрәк авыру йоктыра дип фаразлый галимнәр. Шуңа да бу мәсьәләгә төпле караш кирәк.

Яңа туган баланы киендерү


Көз айларында туган баланың гардеробы түбәндәге киемнәрдән торырга тиеш:
- распашонка (киҗе-мамык материалдан булса тагын да әйбәт);
- ползунки;
- җылы ыштаннар;
- җылы кофталар;
- калын һәм юка баш киемнәре;
- җылы оекбашлар.
Салкыннарга таба комбинезон да алырга онытмагыз. Ул баланы саф һавада озаграк вакыт йөртергә ярдәм итәр.

Бер яшьтән олырак баланы киендерү


Бу очракта баланың активлыгыннан чыгып фикер йөртергә кирәк. Бала тиктормас икән, артык калын куртка алмагыз. Әз хәрәкәтләнүчән, һәрвакыт кулы, борыны туңса, куртканың җылысын сайлагыз.
Гадәттә, балаларны калынрак киендерегә тырышабыз. Салкынга иммунитет формалаштырыйм дисәгез, үсә төшкән саен олы кешене кебек киендерегез. Майка, юка кофта, өстеннән жилет яки калынрак кофта - отышлы вариант.
Комбинезон — бала өчен алыштыргысыз кием. Шуңа да аның сыйфатлысын эзләгез. Сулый торган да булсын, су да үткәрмәсен. Җылылыкны сакласын.
Киемнең җиңнәре һәм чалбарның балаклары резинкада булса су да кермәс, салкын да үтмәс.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары,  татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.
    55
    0
    0
  • Чаллыда кунакта Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең уңышларын күзәтеп, андагы сәләтле укучылар белән танышырга күптән хыялланып йөри идек. Менә җай чыкты.
    319
    0
    1