Балага өй эшләрен эшләргә ярдәм итү буенча 5 киңәш

*Балага эш өстәле булдырыгыз. Лампа элегез, дәрес расписаниесен, кызыклы шигырьләр, теләкләрне өстәлгә куегыз. Дәресләрне бары тик шушы эш өстәлендә генә хәзерләргә өйрәтегез.
*Эш өстәлен һәрвакыт тәртиптә тотарга өйрәтегез. Бала арыган икән, булышып алыгыз. Күпмедер вакыттан соң, ул үзе җыештыра башлар.
*Өй эшләрен мөстәкыйль эшләүне иртәрәк өйрәтегез. Бик кыен хәлдә генә сезгә мөрәҗәгать итәргә өйрәнсен.
*Нидер килеп чыкмаса, баланы орышмагыз. Ул өйгә начар билгеләр алып кайтырга куркырга түгел, ә нәрсәдер барып чыкмаса, аңа һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер әти-әнисе барлыгын белергә тиеш.
*Әти-әниләр балага дәрес әзерләтеп кенә калмыйча, аның вакытын да дөрес көйли белергә тиеш. Уку һәм ял вакытын чиратлаштырып алып бару, ә иң мөһиме – дәресләр әзерләгәннән соң, берәр күңелле эш белән шөгыльләнү дөрес булыр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Телләр белгән – илләр гизгән «Балачак әдипләре» проекты кысаларында Йолдыз апа Шәрапова укучыларга бирем әзерләгән иде. Бик күп хатлар алдык. Кайбер эшләрне сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
Азнакайдан шигъри сәлам Исәнмесез, “Сабантуй” журналы хезмәткәрләре! Сезгә Азнакай шәһәре 9 нчы урта мәктәбенең “Яшь каләмчеләр” түгәрәгенә йөрүче укучылар иҗат иткән шигырьләрне тәкъдим итәбез. Шигырьләребез сезгә дә, журнал укучыларга да ошаса, бик шат булыр идек.
-
Мөгаллимнәр белән күрештек Яшел Үзән шәһәренең 5 нче гимназиясендә милли мәсьәләләр буенча директор урынбасарлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, методик берләшмә җитәкчеләре катнашында узган методик семинарда «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина катнашты.